Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов: "1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлаулар булмады"


Хафиз Миргалимов (у), Татьяна Мухина, Николай Атласов
Хафиз Миргалимов (у), Татьяна Мухина, Николай Атласов

Бүген КПРФ фракциясенең Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Шурасына сайлау алдыннан Чаллыда матбугат очрашуын уздырды. Миргалимов инде хәзердән үк мәхкәмәгә утыздан артык шикаять тапшырулын әйтте.

Коммунистлар фиркасенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов 1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлаулар булмады дип саный. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар алдыннан Чаллыда оештырылган матбугат очрашуында әйтте.

Миргалимов шулай ук быелның сентябрь аенда булачак сайлау алды кануннарын бозучыларга карата утыздан артык шикаять язылып мәхкәмәгә тапшырылуын әйтте. Әлегә канун бозуларның күпчелеге имза җыюлар белән бәйле икән.

"Безнең сайлау бүлгеләренә тапшырган хисап кәгазьләрен, җыйган имзаларны кем иренми шул тикшерә башлады. Әмма безгә оппонентлар туплаган хисаплар һәм имзалар белән танышу мөмкин түгел. Алар җыйган имзаларның дөресме-юкмы икәнен беләсебез килә. Ләкин сайлау бүлгеләрендә башка фиркаләрнең сайлау алды эш-гамәлләрен күрсәтүдән кискен рәвештә баш тарталар. Бу-кануннарны бозу", ди Миргалимов.

КПРФның Татарстандагы башлыгы шулай ук республикадагы үзәк, җирле сайлау комитетларына сайлау алды башбаштаклыкларына юл куймау турында мөрәҗәгать юллауларын әйтте. "1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлауларның булганы юк, хакимиятләр сайлау барышына кысылырга тиеш түгел", диде Миргалимов.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG