Путинны президент итеп күрергә теләмибез дигән җаваплар саны соңгы елда 11 процентка арткан. Левада үзәгенең әлеге сораштыру нәтиҗәләрен "Ведомости" китерә.
Сораштыруда катнашучыларның 54 проценты Путинны 2024 елдан соң да Кремльдә калдырырга тели. Җавап бирергә авырсынучылар саны рекордлы дәрҗәдә түбән булган - сигез процент.
Путинга кешеләр ышана, чөнки аңа альтернатива юк дип санаучылар саны 2001 елның июленнән бирле иң зур дәрәҗәгә җиткән - 43 процент. "Кешеләр Путинның киләчәктә ил проблемнары хәл итә алуына ышана" дигән вариант соңгы 19 ел эчендә иң түбән күрсәткечкә төшкән һәм 24 процент тәшкил иткән.
Канун Путинга рәттән өч тапкыр (һәм барлыгы биш тапкыр) президент булып сайлануны тыя. Белгечләр Кремльдә әлеге кагыйдәне бозмый гына Путинны хакимияттә калдыру юлын эзлиләр дип искәртә.