Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокурор урынбасары сайлаулар алдыннан митингларны "катгый туктатуны" таләп итә


Мәскәүдә 27 июльдә узган митинг вакытында тоткарлау
Мәскәүдә 27 июльдә узган митинг вакытында тоткарлау

Русия Баш прокуратурасы сайлаулар алдыннан канунсыз митингларны булдырмау өчен бөтен чараларны күрергә кирәк дип белдерә. Әлеге протест чаралары "ватандашларның тавыш бирү хокукларын боза", дип саный прокуратура вәкиле.

Мәскәүдәге соңгы вакыйгалар прокуратураның бердәм тавыш бирү көненә үз карашын үзгәртергә тиешлеген күрсәтә: канунсыз чараларда катнашучыларның гамәлләрен "катгый рәвештә туктатырга кирәк". Бу хакта Русия Баш прокуроры урынбасары Александр Буксман колллегиядә белдерде, дип хәбәр итә РБК.

Ул прокурорлар чараларда катнашучыларның гына түгел, оештыручыларның эшчәнлеген дә туктатырга кирәклеген искәртә. Буксман мондый чаралар белән ватандашларның тавыш бирү хокуклары бозыла дип саный һәм бу бозуларга каршы тору өчен "бөтен чараларны күрергә кирәк" ди.

Русия Баш прокуроры Юрий Чайка урынбасарының белдерүен хуплый. "Сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру вакытында бу өлкәдә күзәтчелекне оештыруда бөтен нәтиҗәле чаралар күрелергә тиеш. Мәскәүдәге кебек вакыйгаларның бүтән кабатланмавы мөһим", дигән ул.

  • 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
  • Соңгы мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәренә карата көч куллану турында өч җинаять эше ачылган. 40 кеше административ сак астына алынды, 79 кешегә штраф салынды. Хокук бозу турында барлыгы 200дән артык административ беркетмә төзелгән.
XS
SM
MD
LG