Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рособрнадзор БДИны камилләштерү тәкъдимнәрен 1 августка кадәр кабул итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 1 августка кадәр Бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле тәкъдимнәр кабул ителүен искә төшерде.

"БДИны камилләштерү турында тәкъдимнәр кабул итү төгәлләнә. Әгәр сезнең конструктив идеяләр һәм тәкъдимнәр бар икән, аларны 1 августка кадәр электрон почтага җибәрергә кирәк", диелә Рособрнадзорның Вконтактедагы төркемендә.

Русиядә милли телләрдә белем алу тыелмаган, әмма активистлар фикеренчә, дәүләт Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү таләбе куйганлыктан, ата-аналар урыс телле мәктәпләр сайларга мәҗбүр.

Күптән түгел Казанга килгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер ​да мәктәпне тәмамлаганда имтиханны туган телдә тапшыру мөмкинлеге булмаганга гаҗәпләнүләрен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG