Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 76 гектарда урман яна


31 июльгә каршы төндә Башкортстанның Зилаер районының Юлдыбай урманчылыгы биләмәсендә чыккан янгынның мәйданы 76 гектарга җиткән.

Республика урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, башта басу яна башлаган, аннары ут урманга күчкән.

Янгын сүндерүгә 70 кеше һәм 25 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр, урман кишәрлекләрен арендага алучылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, җирле халык утка каршы көрәшә диелә.

Себернең дүрт төбәгендә шулай ук урманнар яна. Янгын мәйданы 2,5 млн гектардан артып киткән. Аның ике млн гектарын сүндермәскә карар ителгән - алар "контроль мәйданында" диелә.

Красноярски краенда һәм Иркутски өлкәсендә, өлешчә Бурятия һәм Якутиядә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Төтен Себернең бөтен эре шәһәрләрен камап алды, узган атна ул Башкортстан белән Татарстанга да килеп җитте.

XS
SM
MD
LG