Куәт оешмалары Татарстанда террор гамәлен булдырмый калган дип хәбәр итә ФСБның матбугат хезмәтенә сылтанып РИА Новости.
Тоткарлау чарасы эчке эшләр министрлыгы белән берлектә уздырылган. Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан оешмасының ике тарафдары тоткарланган дип белдерелә. Алар террорчылык оешмаларына кешеләр җәлеп итүдә һәм террорчылыкны пропагандалауда шикләнелә.
Тоткарланучылар Русия ватандашлары дип әйтелә, әмма шәхесләре турында мәгълүмат бирелми.
ФСБ хәбәр итүенчә, алардан шартлаткыч матдәләр һәм кулдан ясалган шартлаткыч җиһазлар өлешләре алынган.
Сишәмбе баш прокурор урынбасары Александр Буксман илдә террор гамәлләрен булдырмау очраклары кимеми - ел башыннан 17 очрак кисәтелгән дип белдерде.
Бер ай элек ФСБ Саратовта һөҗүм оештырырга җыенуда шикләнелгән бер русияленең үтерелүе турында хәбәр ителгән иде.