Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина чигеннән кешеләрне Кырымга "канунсыз" ташучылар җазага тартыла башлады


Полиция Акмәчеттә бер автобусны тикшерә
Полиция Акмәчеттә бер автобусны тикшерә

Украина-Кырым чигеннән юлчыларны үз машиналарында ташыган йөртүчеләрне Кырымда җазалый башладылар. Июль аенда башланган тикшерүләр нәтиҗәсендә 12 украин ватандашына Кырымга керү тыелган.

Кырымның ГИБДД хезмәте Украинадан кешеләрне легаль рәвәштә ташымау сәбәпле 200 беркетмә төзелгәнен хәбәр итте. Машина йөртүчеләрне кешеләрне легаль булмаган рәвәштә ташу белән бергә салым түләмәүдә дә гаепләмәкче булалар. Бу тикшерүләрне Кырым башлагы Сергей Аксенов таләп иткәне билгеле.

Акмәчеттә украин номерлы машиналарны тимер юл вокзалындагы парковкага да кертми башладылар. Парковка янында полиция көне буе күзәтеп тора. Очраклы гына кергәннәрне чыкканда тутктатып тикшерә башлыйлар. Беркетмәләр төзиләр. Бу парковкада машиналар бик аз. Тимер юл вокзалына якын булган Гагарин урамының юл читенедә ике кечкенә парковкада да икешәр полиция хезмәткәрләре тора, чөнки тыюның беренче көннәрендә украин номерлы машиналар кешеләрне нәкъ моннан алып китүне юлга салган иде.

Гагарин урамы юл читенедә полиция хезмәткәрләре тора
Гагарин урамы юл читенедә полиция хезмәткәрләре тора

Акмәчет тимер юл парковасында эшләүче Миша исемле таксист:

— Украинадан килгән машиналар бер тиен түләмиләр, Кырымга кешеләрне китереп, алып китеп акча эшлиләр, ә без страховка, патент өчен түлибез, аена 30 мең чамасы, ГИБДД хезмәкткәрләре дә тикшерә. Алар да түләсеннәр, ди. Безгә акча аз килә башлады. Украина заманында Русиядән килгән ял итүчеләрне Ялтага 70-100 долларга алып бара идек, ә хәзер инде сумнарга күчтек. Русиядән ярлылар килә башлады. Ялтага барыр өчен 2 мең сум (30 доллар чамасы) дисәң кыйммәт дип баш тарталар. Мин кунакхәнә тотам, тәүлеккә 500 сум сорыйм, кыйммәт дип бер тавык абзары кебек урынга да риза булып китәләр 200 сүмга. Русиядән хәзер шундый халык килә.

Акмәчеттәге Курортная автостанциясе
Акмәчеттәге Курортная автостанциясе

Володя исемле икенче бер таксист 2014 елдан соң без монда "крепостнойга" әйләндек дип зарланды:

— Төзелгән "Таврида" юлын карагыз, нигә ул юлны шулай итеп югарыга күтәргәннәр, акча эшләү өчен кирәк булмаган эшне эшлиләр, аннары югарыга күтәрелгән юлны ике яктан тимер отбойниклар белән урадылар, ул да акча өчен. Ә юлда нәрсәдер булса, туктау куркыныч, читкә чыгып булмый, көн саен фаҗига, бәреләш анда, ә машинаны алып китү өчен эвакуаторлар кирәк, ә алар кайсы түрәнең хатыны кулында икәнен белмисезме? Тагын акча эшлиләр. Кырымдагы бәяләрне карагыз нәрсә булды, һәммә нәрсә бик кыйммәт. Безне 2014 елда алдалыдар бит...

Кырымда яшеүче Сәрвәр исемле кырымтатар таксисты:

— Мин бу тикшерүләр башланганнан соң ике тапкыр Чонгарга һәм Әрмәни базар ягындагы чиккләргә барган идем, кеше алып бардым. Анда хәзер элек булган бер генә украин номерлы автобусларны күрмәдем. Кешеләр чиккә хәтле килә, аннары чикне кем ничек уза, шулай итеп украин ягында көткән автобусларга, җиңел машиналарга утырып китә. Кырымда беренче чиратта украин номерлары булган җиңел машиналарны туктатып тикшерәләр.

Автобустан төшкән кешеләр баша машинага күчеп Ялтага бара
Автобустан төшкән кешеләр баша машинага күчеп Ялтага бара

Шуны да әйтергә кирәк, бу вакытка хәтле украин номерлы автобуслар, кешеләрне ташучы җиңел машиналар Кырымга ирекле кертелеп чыгарыла иде һәм кешеләр Акмәчеттә утырып Украинаның теләсә кайсы шәһәренә уңай шартларда барып чыга иде. Акмәчеттән Украинаның чиккә якын булган иң якын Новоалексеевка бистәсенә кадәр бер урын өчен бер мең түләнә иде, һәм моңа кешеләр риза иде.

Украина-Кырым чигеннән халыкны ташучылар 2014 елдан, ягъни тимер юл ябылганнан соң барлыкка килде. Машина йөртүчеләр арасында чиккә якын булган Украинадагы Новоалексеевка бистәсендә яшәүче кырымтатарлар да шактый.

Акмәчет тимер юл вокзалы эшләми
Акмәчет тимер юл вокзалы эшләми

Кырымдагы русия номерлары белән кемдәр барса, украин хезмәтләре окупацияләнгән Кырымның рус номерлары дип машинасын алу ихтималы бар. Бу вакытка хәтле украин номерлы машиналарда кешеләрне ташучы Украинада яшәүче (ә алар 100% тәшкил итә) йөртүчеләргә Кырымдагы ГИБДД тими иде. Хәзер тикшерүләргә чик сакчылары да җәлеп итүлүе көтелә. Шулай итеп, чиктән узган җиңел машиналарның кайсылары күп йөри, шулар билгеләнәчәк. Кайбер мәгълүматларга күрә, протоколлардан тыш тагын кырыс җазалар, хәтта машиналарны тартып алу да күздә тотыла икән.

Тимер юл вокзалы янындагы парковка украин машиналары җибәрелмәгәч буш тора
Тимер юл вокзалы янындагы парковка украин машиналары җибәрелмәгәч буш тора

Хакимият хәзер Кырым ягыннан Джанкой (14 рейс), Әрмәни базар чикләренә тагын 14 автобус рейсларын оештырды, билет бәясе 350 сум. Ләкин алар чиккә кадәр генә бара ала, украин ягы аларны Украинага кертми. Юлчылар ике чакрым юлны украин чигенә кадәр җәяү барырга һәм украин хезмәтләрененнән бөтен тикшерүләрне узган соң украин машиналарын табып юлны дәвам итәргә мәҗбүр. Ә канунсыз саналган йөртүчеләр кешеләрне Кырымда утырта һәм Украинаның теләсе кайсы урынына алып бара.

Автостанциядәге рейсларның җәдвәле
Автостанциядәге рейсларның җәдвәле

Июль аенда бер тәүләктә чиктән уртача 2-3 мең кеше узганы да хәбәр ителде.

Таксист Сәрвәр әфәнде сүзләренчә, хакимият моннан килгән акчаларны санап тикшерүләр оештырган. "Без моны инде уздык. Курорт сезоны беткәннән соң барысы да кире урынына кайтыр дип уйлыйм. Ике ил үзара аңлашмау сәбәпле кешеләр зыян күрә, җафалана" ди ул.

XS
SM
MD
LG