Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты спикеры баласызлыкка салым кертү мәсьәләсен күтәрде


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев Башкортстанда демографик проблемны хәл иткәндә баласызлыкка салым салу мәсьәләсен дә карарга кирәк диде. Шулай да ул ата-аналарга салымнарны киметү идеясе яхшырак дип саный.

Башкортстан Дәүләт җыены-Корылтай рәисе Константин Толкачев социаль челтәрләдә республикада бала туу кимү белән бәйле мәгълүматка карата үз фикерен җиткерде. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада беренче яртыеллыкта 19 622 бала туган - бу былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 3,54 меңгә кимрәк.

"Әле берничә ел элек кенә бер ел эчендә 60 мең тирәсе бала туа иде, ә сугыштан соңгы 1940-50нчы елларда 100 мең кешедән артып китә иде. Әлбәттә, бу проблем алга киткән бөтен илләргә дә кагыла, әмма Башкортстанда башка төрле статистика булсын иде", дип китерә Башинформ Толкачевның Facebook-та язылган сүзләрен.

Дәүләт җыены спикеры республикада демография мәсьәләсе көзге сессиядә күтәреләчәк дип белдергән.

"Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары күрелергә тиеш, шул исәптән, беренче бала өчен дә. Тулы булмаган гаиләләр ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Ирләрнең гаилә төзергә һәм бала өчен җаваплылык алырга теләмәүләре хатын-кызларны абортка барырга мәҗбүр итә. Ялгыз аналарны социаль яклау гарантиясе мондый карарлар кабул итүгә юл куймас иде. Безгә баласызлыкка салым салу мәсьәләсен дә көн тәртибеннән алып кую кирәкми. Гәрчә шәхсән үземә ата-аналарга салымнарны киметү идеясе якынрак", дигән спикер.

Әлеге пост кулланучылар арасында зур шау-шу уятканга, хәзерге вакытта ул алып куелган.

​Баласызлык өчен салым 1944 елда кертелгән иде һәм 20-50 яшьләрдәге ир-атларның һәм кияүдә булган 20-45 яшьләрдәге хатын-кызларның 91 сумнан артып киткән хезмәт хакларыннан алты процентын тотып калуны күз уңында тотты.

XS
SM
MD
LG