Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 27 июльдәге "тәртипсезлекләр" эше нигезендә дүрт кеше сак астына алынды


Кирилл Жуков мәхкәмдә
Кирилл Жуков мәхкәмдә

Мәскәүдә 27 июльдә каршылык чарасыннан соң ачылган тәртипсезлекләр турында җинаять эше нигезендә дүрт гаепләнүче сак астына алынды.

Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Иван Подкопаев, Кирилл Жуков, Самариддин Раджабаев һәм Алексей Миняйлоны сак астына алу карары чыгарды. Аларның берсе дә гаепләрен танымады.

Кирилл Жуков ачлык игълан иткән.

Мәскәүдә тәртипсезлекләр турындагы эш нигезендә шулай ук Евгений Коваленкога һәм Егор Жуковка гаепләү белдерелде. Коваленко моңа кадәр полиция хезмәктәренә һөҗүм итү эше нигезендә сак астына алынган иде инде. Егор Жуковка чикләү чарасын соңрак билгеләячәкләр.

Моннан тыш, ТАСС Мәскәүдә тәртипсезлекләр эше нигезендә тагын биш кешенең тоткарлануы турында язды. Аларга чикләү чарасы киләсе дүшәмбе билгеләнәчәк диелде.

  • 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
  • Соңгы мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәренә карата көч куллану турында өч җинаять эше ачылган. 40 кеше административ сак астына алынды, 79 кешегә штраф салынды. Хокук бозу турында барлыгы 200дән артык административ беркетмә төзелгән.
XS
SM
MD
LG