Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Мәҗит Гафурины искә алды

Татар җәмагатьчелеге танылган татар-башкорт шагыйре Мәҗит Гафурины искә алды. Бу көннәрдә аның туган көне булып узды.

Мәҗит Гафури исемендәге фонд житәкчесе, Гафуриның килене Люция Камаева оештырган чарага Беларус, Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Уфаның драма театры каршында урнашкан һәйкәле янында жыелып, шагыйрнең һәм аңа багышланган татар, чуаш, башкорт һәм рус телләрендә шигырьләр укып, чәчәк салдылар. Шунда үк урнашкан кабере янына барып, дога кылдылар.

Икенче көнне Гафуриның туган авылы, Башкортстанның Гафури районы Зилим-Каран авылында шагыйрьнең нәсел дәвамчылары һәм туганнары җыелды. Монда да чара шагыйрьне искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салып дәвам итте. Ахырда бөтен туганнары мәктәп бинасында өстәл артына җыелды.

Республика түрәләре бәйрәмдә катнашмады. Люция Камаева Азатлыкка әйтүенчә, алар шагыйрьнең зур юбилейларын гына билгеләп үтә. Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк, Гафури Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булган беренче кеше. Уфаның үзәк паркы һәм урамы аның исемен йөртә, Башкортстанның бер районына аның исеме бирелгән. Бүгенге көндә Люция Камаева Эльза Мәүлимшина белән бергә Гафури яшәгән Зыя Камали йортын саклап калу өчен көрәшә.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG