Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның ике шәһәрендә атышулар нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булган


Эль-Пасо полициясе
Эль-Пасо полициясе

АКШның Дейтон һәм Эль-Пасо шәһәрләрендә атышулар нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булган.

Якшәмбе иртәсендә Кушма шталарның Дейтон шәһәрендә (Оһайо штаты) атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган. Бу хакта җирле полиция хәбәр итә. Тагын 16 кеше яраланган. Һөҗүм итүче үзе дә һәлак булган. Аның кем икәне һәм ут ачу сәбәпләре әлегә билгесез.

Dayton Daily News басмасы хәбәр иткәнчә, атышу шәһәр үзәгендәге барларның берсе янында булган. Һөҗүм итүчене полиция хезмәткәрләре атып үтергән.

Бу АКШта бер тәүлек эчендә икенче массакүләм үтерү булды. 3 август көнне атыш Мексика чигендә урнашкан Эль-Пасо шәһәрендә (Техас штаты) булды. Нәтиҗәдә 20 кеше үлгән, тагын 26сы җәрәхәтләр алган. Шикләнелүче тоткарланган, ул Техаста яшәүче 21 яшьлек Патрик Крузиус диелә. Хәбәр ителүенчә, Һөҗүм алдыннан интернетта мигрантларга каршы манифест бастырган булган.

XS
SM
MD
LG