Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләр Русия хакимиятенә караганда, совет хакимиятенә яхшырак мөнәсәбәттә


Сораштыруда катнашучылар Совет берлеге "халыкка якын", "көчле, ныклы" анда "гадел" хакимият дип атаган.

Русияләр Русия хакимиятенә караганда, Совет берлегенең 1970-80нче елларындагы хакимияткә яхшырак мөнәсәбәттә. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштырулар күрсәтә дип яза "Ведомости".

"Гади совет кешесе" тикшерү програмы кысаларында аналитиклар халыкка совет хакимияте турында нинди фикерләрнең якын икәнен ачыклаган.

Сораштыруда катнашучыларның 29 проценты Совет берлеге "халыкка якын", 25 проценты "көчле, ныклы", 22 проценты - "гадел" хакимият дип атаган.

Шул ук вакытта Русия хакимияте ил кешеләре тарафыннан криминалга һәм коррупциягә баткан (бу хакта респондентларның 41 проценты белдергән), чит һәм халыктан ерак (31%), бюрократик (24%) итеп кабул ителә.

Тикшерү авторлары мондый нәтиҗәләр хакимият өчен яхшырак булган елларда да саклануын искәртә. Аерым алганда, бу хәл икътисади вазгыятьтән канәгатьлек кичергән һәм Грузия белән сугыштан соң ватанпәрвәрлек-милитаристик кәефләр хөкем сөргән 2008 елда да күзәтелгән. Шулай ук Кырым аннексиясеннән соң булган ватарпәрвәрлек эйфориясе чорында да совет хакимиятенә мөнәсәбәт яхшырак булган.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG