Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аналитиклар Русиядә эшче көчләрнең кимүе икътисад үсешенә куркыныч тудыра дип кисәтә


Эшче көчләрнең кимүе инфляциягә һәм икътисадның киләчәктәге үсешенә куркыныч тудыра диләр аналитиклар. Пенсиягә чыгу яшен арттыру да ярдәм итми.

Русиядә эшче көчләр саны 2019 елның беренче чирегендә, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, якынча 0,8 млн кешегә кимегән һәм 75 млн кеше калган. Бу хакта РАНХиГС һәм Гайдар институты тикшерүенә сылтанып, "Ведомости" яза.

Эшче көчләр Русиядә 2016 елдан бирле кимеп килә, әмма элегрәк аның темплары зур түгел иде. Әйтик, 2018 елда 100 мең кешегә генә кимү күзәтелде.

Эшсезләр саны кимү сурәтендә эшче көчләрнең дә кимүе инфляциягә һәм икътисадның киләчәктәге үсешенә дә куркыныч тудыра ди аналитиклар.

Бигрәк тә 25-29 һәм 50-54 яшьтәгеләр арасыннан эшчеләр саны кими. 60 яшьтән өлкәнрәк арасында мәшгульләр саны артмый.

Мәшгульләр санының киләчәктә артуын хезмәт базарына өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне җәлеп итеп кенә тәэмин итәргә мөмкин ди экспертлар. Әмма, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проректоры Александр Сафонов сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр арасында мәшгульлекне арттыру өчен эш урыннары җитми.

Халыкның картаюы һәм эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең кимүе Русия өчен төп куркынычлар булып тора дип Үзәк банк һәм финанс министрлыгы да әйтеп килде. Эшче көчләр белән бәйле вазгыятьне яхшырту пенсия ресформасы максатларының берсе иде.

Мәшгульләр саны кимү проблемын шулай ук эшсезлекне тагын да киметү, Европа берлеге белән халыкара миграция өчен көндәшлек һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән чишәргә мөмкин диелә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген 2018 елга кадәр 1,5 тапкыр арттыру мәсьәләсен Русия президенты Владимир Путин да куйган иде, әмма мондый нәтиҗәгә ирешү булмады.

XS
SM
MD
LG