Accessibility links

Медиа: татар милли хәрәкәте ветераны Марс Шәмсетдинов вафат


Марс Шәмсетдинов (1939-2019)
Марс Шәмсетдинов (1939-2019)

Татар иҗтимагый үзәгенә нигез салучыларның берсе, милли хәрәкәт ветераны Марс Шәмсетдинов 80 яшендә вафат булган.

Аның үлеме турында туганнары хәбәр итте дип яза "Бизнес-онлайн". Шәмсетдиновның кайда һәм кайчан вафат булы турында хәбәр ителми.

Марс Шәмсетдинов 1939 елда Украинаның Донецки өлкәсендә туа. Удмуртия педагогия институтын тәмамлый, физика-математика фәннәре кандидаты. 1988 елдан Татар иҗтимагый үзәге эшендә катнаша, үзәккә нигез салучыларның берсе була. Татарстанның хәрби доктринасын төзүдә катнаша, бу уңайдан хәтта Брюссельгә дә бара. 1990-1995 елларда Казан шәһәре халык депутатлары шурасына сайлана, хакимият системына керә. Татарстанның демократик реформалар хәрәкәтен төзү башлангычы белән чыга.

Өлкән яшендә психология белән кызыксына.

Азатлыкның да даими кунагы була, аның белән интервьюлар, эксперт буларак фикерләрен белдергән язмалар саклана.

XS
SM
MD
LG