Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данияр Абдрахманов: Болгар ислам академиясе татарча матур итеп вәгазь сөйләргә өйрәтү максатыннан театр училищесы остазларын җәлеп итәчәк


Дания Абдрахманов
Дания Абдрахманов

Болгар ислам академиясендә татар теле аерым фән буларак укытылмый. Киләчәктә факультатив итеп укытылырга мөмкин.

Болгар ислам академиясендә (БИА) татар теле аерым фән буларак укытылмый. Киләчәктә аны факультатив рәвештә укыту мәсьәләсе каралачак. Бу хакта "Татар-Информ"да узган матбугат очрашуында уку йорты ректоры Данияр Абдрахманов әйтте.

"Бездә бөтен Русиядән, аерым алганда Төньяк Кавказдан да, БДБ илләреннән дә укыйлар. Шәкертләр татар телен белергә һәм аңларга тиеш.

Быел укыту планына риторика фәне дә өстәләчәк. Шәкертләрне татарча өйрәтү генә түгел, ә татарча матур итеп вәгазь сөйләү максатын куябыз. Шул сәбәпле театр училищесыннан остазларны барлыйбыз. Аларның берсе Габдрәүф абый Нуриев кандидатурасын карыйбыз. Бу татар телен өйрәтүдә зур ярдәмлек кертәчәк", диде ул.

Шулай ук Абдрахманов халыкка билгеле булмаган дини мирасны барлау өчен шәкертләрнең иске татар телен өйрәнәчәкләрен әйтте.

"Иске татар телен өйрәтеп фәнни эшләрне, кулъязмаларны әйләнешкә кертсеннәр иде", диде ул.

XS
SM
MD
LG