Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Русиядә балаларның чиреге фәкыйрьлек чигендә яши


Русиядә балаларның 26 проценты керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яши. Бу - Росстатның 2017 елга мәгълүматы. 2018 ел өчен саннар киләсе җәйдә генә билгеле булачак.

Балалар арасында фәкыйрьлек илдәге гомум фәкыйрьлек күрсәткеченннән ике тапкырга артыграк. РБК искәртүенчә, бу бигрәк тә авыл җирлегендә кискен тора. Анда аз керемле гаиләләрдә балаларның 45 проценты тәрбияләнә. Росстат тикшерүеннән күренгәнчә, балигъ булмаганнар арасында хәерчелекнең иң югары дәрәҗәсе күп балалы гаиләләрдә.

Элегрәк Росстат Русиядә фәкыйрьләрнең гомум санын чыгарган иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә 21 миллионга якын хәерче кеше яши. Аларның керем дәрәҗәсе айга 10 мең сумнан әзрәк.

XS
SM
MD
LG