Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Университет теләктәшлеге" һөнәр берлеге Азат Мифтаховны азат итүне сорый


Мәскәүдә Азат Мифтаховны яклау чарасы
Мәскәүдә Азат Мифтаховны яклау чарасы

"Университет теләктәшлеге" ("Университетская солидарность") һөнәр берекләренең үзәк шурасы Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны азат итүне һәм аңа фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүне сорап белдерү чыгарды.

"Университет теләктәшлеге" "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнелүче математик Азат Мифтаховны иреккә җибәрергә кирәк дип саный.

"Егетне сак астында тотуның нигезләре юк дип саныйбыз. Аның шаһитләрне куркытырга, җинаять эзләрен югалтырга сәләтле булуына ышану авыр", диелә белдерүдә.

Һөнәр берлекләренең үзәк шурасы шулай ук Мифтаховның диссертация язу мөмкинлеген булмауга басым ясый. Ул инде ярты елдан артык рәшәткә артында, аның компьютеры, кирәкле академик әдәбият эзләү мөмкинлеге юк, тикшерүләрен дәвам итәр өчен хезмәттәш математиклар киңәшен ала алмый ди белдерү авторлары.

"Университетская солидарность" башка математикларны һәм Мәскәүнең математика җәмгыятен әлеге инициативага теләктәшлек белдерергә чакыра.

5 августта Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайтты.

25 яшьлек аспирант Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынган иде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG