Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның элекке президенты Атамбаев вакыты чикләнмәгән митинг игълан итте


Алмазбек Атамбаев
Алмазбек Атамбаев

Кыргызстанның элекке президенты Алмазбек Атамбаев Кой-Ташта тарафдарлары янына чыкты һәм үзен тоткарлау белән бәйле махсус чара турында белдерү ясады.

Атамбаев сүзләренчә, аның тарафдарлары ил паралменты һәм президенты идарәсе янына вакыты чикләнмәгән митингка чыгачак. Биредә алар хакимиятләргә үз таләпләрен куячак.

7 августта Алмазбек Атамбаевның Кой-Таш авылындагы йортына махсус полиция хезмәткәрләре килде һәм элекке президентны тоткарламакчы булды. Әмма Атамбаев тарафдарлары каршылык күрсәтте. Бәрелешләр нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга күрә, 52 кеше яраланган, спецназның бер хәрбиен атып үтергәннәр. Хастаханәләрдә 31 кеше ята, аларның 11е куәт оешмалары хастаханәләрендә. Чуй өлкәсе эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Самат Курманкулов мәрткә киткән, аңа табиплар ике операция ясаган. Тагын бер яралы реанимациядә ята.

Атамбаев йортында алты спецназ вәкиле тотык итеп алынган. Элекке президент тарафдарлары аларны азат итү өчен авылда электр тәэминатын һәм элемтәне торгызуны сорый.

  • Июнь ахырында Кыргызстанның Югары шурасы Атамбаевтан элекке президент статусын алды һәм шулай итеп аннан кагылсызлык та алынды. Ул сорау алуларга чакырылды, әмма бер тапкыр да анда бармады. Төп гаепләүләр коррупция һәм Атамбаевның канунсыз баюы белән бәйле. Атамбаев гаепләүләрне кире кага.
  • Элекке президент Бишкәк янындагы "Кой-Таш" ял үзәгенә күчте. Аның эчендә һәм тирәсендә экс-президентны якларга әзерлекләре турында белдерүче тарафдарлары бар.
  • Алмазбек Атамбаев Кыргызстанны 2011-2017 елларда җитәкләде. Сооронбай Жээнбековка теләктәшлек күрсәтергә карар итеп, ул икенче тапкыр сайлауларга бармады. Әмма хакимият алышынганнан соң ике сәясәтче арасында низаг туды. Атамбаев һәм Жээнбеков торган социаль-демократик фирка әгъзалары икегә - хәзерге һәм элекке президентлар тарафдарларына бүленде.
XS
SM
MD
LG