Accessibility links

Илдар Гыйльметдинов: "2020 елгы җанисәптә татарларны бүлү турындагы сүзләр – ялган"


Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов

Илдар Гыйльметдинов халык саны алу кәгазьләрендә "татарларны төркемнәргә бүлү дигән нәрсә юк" дип белдерде.

"Татарларны төрле төркемнәргә аерып язу – ялган сүз". Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында Русия Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдергән.

"Бу – ялган мәгълүмат. Бу темага антропологлар һәм этнографлар сессиясендә фикер алыштылар. Росстат башлыгы җитәкчелегендә махсус хөкүмәт комиссиясе бар. Ул халык саны алу кәгазьләренең эчтәлеген билгели. Анда татарларны төркемнәргә бүлү дигән нәрсә юк".

Гыйльметдинов катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен берничә милләтне күрсәтү тәкъдимен тәнкыйтьли.

"Милләтара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем төзелде. Аны Виталий Мутко җитәкли. Анда бу тема тикшерелде. Өтер аша берничә милләтне язуларына, икенче юл өстәүләренә катгый каршы булуымны әйттем. Мондый бүленеш беркем өчен дә кызыклы түгел", дигән депутат. Гыйльметдинов әйтүенчә, халык санын алганда 2010 елгы бланклар кулланылачак.

Русиядә халык санын алганда татарларны төркемнәргә бүлү мөмкинлеге турында Русия Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков әйткән иде. "Кешеләр бәлкем үзләрен ике халык вәкиле дип атарга мөмкиннәр. Бигрәк тә катнаш никахтан туганнар. Әйтик, урыс-украин кебек", дигән иде ул.

  • Бөтенрусия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә уза.
XS
SM
MD
LG