Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан парламентына хәзерге депутатларны сайламаска өнди


Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы Татарстан парламентының агымдагы чакырылыш депутатлары республика проблемнарын чишүдә берни эшләмәде дип, аларны башка сайламаска чакыра. Активистлар Дәүләт Шурасы депутатлары даими нигездә эшләргә тиеш дип саный.

ТИҮ Татарстан Дәүләт Шурасына 8 сентябрьдә узачак сайлаулар уңаеннан яңа белдерү чыгарды. Татар милли хәрәкәте активистлары моңа кадәр булган V чакырылыш депутатларын яңадан сайламаска өнди. Алар татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарганда, Татфондбанк һәм Интехбанк бөлгенлеккә төшкәндә, федераль үзәк белән килешү кабаттан төзелмәгәндә һәм республика башка төрле проблемнар кичергәндә берни дә эшләмәде дип белдерә ТИҮ.

"Татарстан Дәүләт Шурасының V чакырылышы - сәяси банкрот. Татарстан Дәүләт Шурасы 27 ел эчендә үзаллы сәяси оешма - ватандашлар мәнфәгатьләрен, Татарстан Коснтитуциясен, дәүләтчелеген, татар телен яклаучы дәүләт парламенты була аламды", диелә мөрәҗәгатьтә.

Төрле оешма, бизнес җитәкчеләре депутат булмаска тиш дип саный активистлар. "Нефть ширкәте җитәкчесе, "Горводзеленхоз" башлыгы, "Бәхетле" кибетләре хуҗасы, "Метроэлектротранс" мөдире... Сивил илләрдә муниципаль түрәнең депутат та булып эшләвен күз алдына китереп булмый. Бу кешеләрнең Татарстан дәүләтенең дүрт миллион халкы проблемнарын чишәргә вакытлары да юк", диелә белдерүдә.

ТИҮ әгъзалары парламентта депутатлар даими нигездә генә эшләргә, ул чын халык парламенты булырга тиеш диләр.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG