Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: асаба халыклар телләренең 40 проценты югалу чигендә


Экспертлар искәртүенчә, "милләт төзелеше" процессы, ягъни бер зур халык тирәсендә башка халыкларны җыю асаба халыклар телләрендә сөйләшүчеләрне "дискрминацияләү" сәбәбе булып тора.

Дөньяда асаба халыклар телләренең 40ка якын процентына югалу куркынычы яный. Бу хакта Берләшкән милләтләр ошемасының 9 августта билгеләнгән Халыкара асаба халыклар көненә багышланган белдерүендә әйтелә.

Экспертлар искәртүенчә, "милләт төзелеше" процессы, ягъни бер зур халык тирәсендә башка халыкларны җыю асаба халыклар телләрендә сөйләшүчеләрне "дискрминацияләү" сәбәбе булып тора.

"Вакыт узу белән мондый сәясәт мәдәниятне, хәтта халыкның үзен юк итәргә мөмкин", ди БМО экспертлары.

Алар Асаба халыклар телләренең ун еллыгын уздыручы дәүләтләргә югары бәя биргән.

"Ун еллык чор тарихи юк ителгән асаба халыкларның телләрен торгызырга һәм аларны асаба халыкларның киләчәге һәм дөнья җәмәгатьчелеге өчен кайтаруга мөмкинлек бирәчәк", диелә белдерүдә.

БМО исәпләвенчә, дөньяның 90 илендә асаба халыкларның 370 миллион вәкиле яши. Алар дөнья халкының нибары биш процентын тәшкил итә, әмма аларның өлешенә халыкның иң фәкыйрь катламының 15 проценты туры килә.

Әлеге халыкларның ихтыяҗлары турында мәгълүматны арттыру өчен 9 августта Халыклар асаба халыклар көне уздырыла.

БМО билгеләвенчә, һәр ике атна саен дөньяда асаба халыкларның бер теле үлә.

Дөньяда кайсы телләргә юкка чыгу куркынычы яный?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

XS
SM
MD
LG