Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның элекке президенты тоткарланган


Кой-Ташта милиция хезмәткәрләре
Кой-Ташта милиция хезмәткәрләре

Милиция Кыргызстанның элекке президенты Алмазбек Атамбаевны тоткарлаган.

8 август аның Кой-Таш авылындагы йортына кабаттан спецназ һөҗүме башкарылды. Бу хакта "Интерфакс" һәм Кыргызстанның 24 агентлыгы хәбәр итә.

Атамбаев сөйләшүләрдән соң бирелгән диелде. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренчә, һөҗүм вакытында биш кеше яраланган.

  • Атамбаев 2013 елда төрмәдән криминаль авторитетны канунсыз азат итү белән бәйле җинаять эше нигезендә шаһит буларак чакырылган. Күптән түгел аннан президент кагылсызлыгы алынды һәм коррупциягә каршы җинаять эше ачылды.
  • 7 августта Алмазбек Атамбаевның Кой-Таш авылындагы йортына махсус полиция хезмәткәрләре килде һәм элекке президентны тоткарламакчы булды. Әмма Атамбаев тарафдарлары каршылык күрсәтте. Бәрелешләр нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга күрә, 52 кеше яраланган, спецназның бер хәрбиен атып үтергәннәр.
XS
SM
MD
LG