Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчелеге дипломатын митинг турындагы твиты өчен Русия тышкы эшләр министрлыгына чакырганнар


АКШ илчелеге вәкиле Твиттерда митингның маршрутын элеп, ул урамнардан йөрмәскә киңәш иткән, ә Русия хакимиятләре моны илнең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләгән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдә АКШ илчелеге киңәшчесе Тим Ричардсонны 3 августта килештерелмәгән митинг турындагы твиты өчен чакырып алган.

АКШ Дәүләт департаментының консуллык мәсьәләләре идарәсе 2 августта йөрешнең маршрутын элә һәм әлеге урамнардан йөрмәскә киңәш итә. "Күпсанлы полиция килүе көтелә" диелә твитта.

Русия тышкы эшләр министрлыгы моны чарада катнашуга агитация һәм чакыру дип саный. Хакимиятләр фикеренчә, бу илнең эчке эшләренә тышкыну.

Министрлык Тим Ричардсонга бу уңайдан күрсәтмә бирелүе турында белдерә.

  • 3 августта Мәскәү думасына теркәлә алмаган бәйсез намзәтләрне яклап хакимиятләр белән килештерлмәгән чара узды. Полиция меңләп кешене тоткарлады.
XS
SM
MD
LG