Accessibility links

Самарда Азат Мифтаховны яклап пикет узды


Мифтаховны яклау чарасында катнашучылар
Мифтаховны яклау чарасында катнашучылар

Активистлар Самарда ялгыз пикетка чыгып, Путиннан Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарны иреккә җибәрүне таләп итте.

Самарда җомга кич өч активист хулиганлыкта гаепләнеп кулга алынган Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны яклап ялгыз пикетка чыкты. Алар "Опера" сәүдә үзәге янында Ленинград урамында ике сәгать дәвамында басып торды.

Пикетка чыгучылар Русия президентыннан Азат Мифтаховны иреккә җибәрүне һәм Мәскәүдә соңгы протест чараларында тоткарланган кешеләргә карата эшләрне туктатуны таләп итте.

"Президент Путин Азат Мифтаховны кичекмәстән иреккә чыгарырга тиеш. Бөтен сәяси тоткыннарны азат итәргә кирәк. Русия ирекле булырга тиеш! Әмма көндәлек хайпка батып, самарлар ирекле фикер йөртүне хуплау кирәк дип санамый. Алар бары тик бергә генә без көчле икәнен оныта, ирекләрне көн саен яклап торырга кирәк", ди чарада катнашучы Вячеслав Батаев.

Ялгыз пикет оештыру өчен хакимиятләрнең килештерүе киркәми. Шуңа карамастан формалы һәм гадәти кием кигән полиция хезмәткәрләре пикетны күзәтеп торды. Полиция плакатлардагы текстны язып алды һәм активистлар янына теләктәшлек белдереп килүчеләрне видеога төшерде.

5 августта Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе хулиганлыкта гаепләнүче Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайтты.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG