Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мәскәүгә теләктәшлек пикетына 200ләп кеше чыкты


Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге паркында "Мәскәүгә теләктәшлек пикеты" уза. Чарада 200гә якын кеше катнаша.

Пикетны Алексей Навальныйның Казан штабы оештырган. Урам чарасында катнашучылар "Үткәрегез, утыртмагыз!", "Кыйнаудан туктагыз!", "Мәскәүгә сайлауны кайтарыгыз!", "Миңа барыбер түгел", "Киләчәкне ОМОН белән туктатып булмый" кебек шигарьләрне кулларында тота.

Мәскәүдә шәһәр думасына сайлауга үткәрелмәгән бәйсез намзәтләрне хуплап урам протестлары инде бер айлап бара. 27 июль һәм 3 август көннәрендә Мәскәү үзәгендә хакимият белән килештермәгән урам җыеннары көч кулланып таратылды, меңнәрчә кеше кулга алынды. Протест чараларына бәйле җинаять эшләре кузгатылды.

Навальныйның Казан штабы координаторы Эльвира Дмитриева Мәскәүдә барган хәлләрне канунсызлык дип атады. "Кешеләрне сайлауга үткәрмиләр генә түгел, алар әле "массачыл тәртипсезлекләр" турында җинаять эшен дә кузгаталар, югыйсә барысы да күрде бит: бернинди тәртипсезлекләр булмады", дип сөйләде ул "Idel.Реалии" хәбәрчесен.

Пикетта катнашучы Максим Родькин чарага җаваплылык хис итү сәбәпле килүен әйтте. "Миңа 45 яшь, минем улым һәм кызым бар. Безнең илдә барысы да бер үк сценарий буенча ясала, Мәскәүдә акчалары гына күбрәк. Без Мәскәүгә теләктәшлек белдерә алсак, ул да безгә теләктәшлек белдерә алачак", диде ул.

Мәскәүдә зур протест җыены Сахаров проспектында көндезге икедә башланды. Аны "Настоящее Время" каналының туры эфирында карап була.

XS
SM
MD
LG