Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 август көнне Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк


Төрле төсләргә кергән Ниагара шарлавыгы, 2018 ел
Төрле төсләргә кергән Ниагара шарлавыгы, 2018 ел

Моның хакта Ниага шарлавыгы идарәсе белән килешенде.

30 август, Татарстан суверенитеты көннендә Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк. Моның хакта Монреаль татар җәмгыяте җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Ниага шарлавыгы идарәсе белән килеште, дип хәбәр итә Монреаль татар җәмгыяте үзенең Instagram аккаунтында.

Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләре белән кичке унда яктыртылачак, дип көтелә. Моны Монреаль татар җәмгыятенең Instagram аккаунтында карап булачак. Әлеге вакыйганың Татарстан һәм бар татар халкына Канада татарлары исеменнән бүләк булуы әйтелә.

Монреаль татарлары әлеге флешмобка башка ил татарларын да кушылырга чакыра. Мисал булып алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Бурҗ Халифә бинасы, Франциядәге Эйфель манарасы, АКШтагы Азатлык сынын атыйлар.

XS
SM
MD
LG