Казанда бәйрәмнең төп чаралары Галиев мәчетендә узды. Гает намазын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин башкарды. Намазга килүчеләр арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, икътисад министры Фәрит Абдулганиев, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бар иде. Башка министрлар күренмәде.
Вәгазь ике президент — Миңнеханов һәм Путин котлавыннан башланды. Камил хәзрәт укыткан гаетләр тарихында беренче тапкыр Русия президенты котлавы татарча җиткерелде. Мөфти гаилә мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү, ата-анага хөрмәт күрсәтү турында сөйләде.
Вәгазьдән соң мәчеткә килгән мөселманнар Сәмигуллин артыннан намаз укыды. Ахырында гарәп телендә башкарыла торган хөтбәдән соң Коръән сүрәләреннән өзек укып дога кылу гадәте башкарылды. Быел моны 11 яшьлек Әхмәт Шаһмәмәдов башкарды. Ул әти-әнисе белән Мәккәдә яши, атасы ислам диненең изге урынында урнашкан Өм әл-Коръа университетында белем ала. Әхмәт татарча, гарәпчә һәм урысча тигез дәрәҗәдә аралаша.
Намаздан соң халык корбан чалырга юл тотты. Быел Казанда сарык бәясе 8 мең сумнан башлана, 9-10 мең сумлык малларны да очратырга мөмкин. Корбанлыкны бәйрәмнең тагын өч көнендә, 13 августта кояш баеганчыга кадәр башкарырга була.