Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкының 11,9%-ы урта сыйныф катламына керә


Моның хакта РИА "Рейтинг" тикшеренүендә хәбәр ителә.

Татарстан урта сыйныф катламының саны буенча Русия төбәкләре арасында утыз сигезенче урын алды. Моның хакта РИА "Новости" басмасының "Рейтинг" тикшерүендә әйтелә. Тикшеренү Росстат мәгълүматы нигезендә башкарылган диелә.

Тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда гаиләләрнең 11,9%-ын урта сыйныф дип атап була. Бу очракта урта сыйныф дип үзләренә машина һәм гаилә зурлыгына күрә фатир сатып алырга мөмкинлек булганнар атала. Шул ук вакытта, ай саен машина һәм фатирга кредитлар түләгәннән соң, гаиләнең башка чыгымнар өчен кимендә ике яшәү минимумы күләмендә акча калырга тиеш. Гаиләдә кимендә бер кеше эшләргә тиеш.

Рейтингка күрә, Русиядә урта сыйныфка кертерлек гаиләләрнең саны – 14,2%. Төбәкләр арасында беренче өч урынны Ямал-Ненец автоном төбәге (45%), Магадан өлкәсе (34,5%) һәм Чукот автоном төбәге (33,8%) алды. Әлеге төбәкләрнең файдалы казылмалар сәбәпле югары торуы искәртелә. ​Мәскәү белән Петербур 7 һәм 8 урыннарны алды (26,8% һәм 25,7%).

Тикшеренү авторлары 61 төбәктә урта сыйныф өлеше хәтта болай да югары булмаган урта Русия күрсәткеченә кадәр җитми.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG