Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын сайлауны Русиянең Кеше хокуклары шурасы җитәкчесе күзәтәчәк


Михаил Федоров
Михаил Федоров

8 сентябрь көнне Башкортстанда узачак саулауны күзәтер өчен Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов киләчәк.

Ул республика башлыгын сайлау барышын "Голос" хәрәкәте белән бергә күзәтеп барачак, дип яза "Независимая газета".

Басма язганча, "Голос" хәрәкәте быел сайлауда Кеше хокуклары шурасы белән актив хезмәттәшлек итәчәк. Төбәкләрдә сайлауларны күзәтү өчен уннан артык эш төркеме булдырылды, дип хәбәр итте "Голос" җитәкчеләренең берсе Григорий Мельконьянц.

"Формаль яктан аларның әллә ни хокуклары юк, ләкин сайлау бүлгеләрендә чыккан низагларны алар оператив хәл итәргә ярдәм итә ала, күзәтүчеләр өчен бу бик мөһим", диде ул.

Кеше хокуклары шурасы сайлау нәтиҗәләрен туплап, Русия президенты Владимир Путинга хисап әзерләячәк. Анда нәтиҗәләр һәм киңәшләр булачак диелә.

XS
SM
MD
LG