Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Северодвинскида атом моторлы ракет шартлавы турында белдерде


Архангел өлкәсендә шартлау булган хәрби бүлек янында (2011 елның 9 ноябрендә төшерелгән фото)
Архангел өлкәсендә шартлау булган хәрби бүлек янында (2011 елның 9 ноябрендә төшерелгән фото)

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынауларының уңышсыз булуы турында хәбәр итте.

"Кушма Штатлар Русиядә ракет шартлавы турында күп нәрсә белде. Бездә дә шундыйрак, ләкин камилрәк технология бар. Русиянең Skyfall ракеты шартлавы полигон янында гына түгел, аннан еракта да һаваның чисталыгы турында халыкта борчылу уятты", диде язды Дональд Трамп твиттерда.

Русиянең канатлы "Буревестник" ракетын НАТО Skyfall дип атый. Әлеге ракетта атом моторы тора һәм ул атом шартлаткычы йөртергә сәләтле дип фаразлана.

Трампның әлеге сүзләре Архангел өлкәсендә Русия саклану министрлыгы объектында узган пәнҗешәмбе булган шартлауга бәйле Америка тарафыннан беренче рәсми белдерүе булды.

The New York Times мәгълүматларына караганда, Америка экспертларының Русиянең ракет өчен атом моторы төзи алуын раслаучы фактлары юк. Булган мәгълүматлар уңышсыз сынаулар турында сөйли. АКШ мондый төр корал төзүдән узган гасырның 60нчы елларында баш тарткан, чөнки әлеге идеягә күп акча кирәк һәм ул куркынычсыз түгел диелгән.

Архангел өлкәсендә хәрби объектта янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүмаларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Севередвински шәһәре хакимияте кыска вакытка нурланыш фонының артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәне хәрби бүлек төбәгендә шартлау көнендә нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган. Бу хакта Архангельск онлайн хәбәр итте.

Шартлауда биш кеше һәлак булуы турында рәсми әйтелде.

XS
SM
MD
LG