Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклау федерациясе Русиядән репрессияләрне туктатуны таләп итә


FIDH, Мемориал һәм "Гражданский контроль" Мәскәүдә протест чараларын бастыруга карата бердәм мөрәҗәгать чыгарды.

Кеше хокуклары халыкара федерациясе (FIDH) Русия хакимиятләреннән протест чараларын бастыру һәм аларда катнашучыларны эзәрлекләүне туктатырга, Мәскәү шәһәре думасына сайлауларына бәйсез намзәтләрне кертергә чакырды.

Федерациянең, "Мемориал" үзәге һәм "Гражданский контроль" оешмасының берлектә таратылган белдерүендә полиция һәм Росгвардия кешеләрнең сәяси тормышта катнашу һәм тыныч җыеннарга булган хокукын бозган диелә.

Хокук яклаучылар фикеренчә, хакимиятләр кеше үз хокуклары өчен бары тик алар рөхсәте белән генә көрәшергә тиеш дип саный. Башка төрле уйлаучылар оппонет һәм куркыныч буларак кабул ителә дип ассызыклый "Мемориал" идарәсе рәисе Ян Рачинский.

FIDH 2019 елның җәендәге протест чараларын бастыру кырыслыгы ягыннан караганда, 2011-2012 елгы протестларга булган реакцияне дә узып китте дип саный.

Мөрәҗәгать авторлары хакимиятләр "массакүләм тәртипсезлекләр" фактын яки аларны әзерләү фактына дәлилләрне әлегә кадәр китермәде ди.

XS
SM
MD
LG