Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада торакка акча салып алданучылар каршылык чарасы уздырды


Чарада катнашучы

13 август Башкортстанның Республика йорты янында ялгыз пикетлар узды. Анда "Миловский парк" бистәсеннән фатир алу өчен акча салып алданучылар катнашты. Пикетка дистәдән артык кеше чыкты.

Чараны оештыру төркеме әгъзасы Анна Цветкова сүзләренә караганда, Башкортстан республикасының төзелеш комитеты "Миловский парк"тагы туңдырылган йортлар проблемын көзгә чишәргә ышандырган. Ләкин йортларны тәмамлап кую өчен өстәмә авырлыклар чыккан. Төп авырлыклар финанс чыгымнар белән бәйле. Пикетчылар бу каршылык чарасы белән финанс авырлыкларын чишүгә өмет итә.

Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

Агымдагы елның апрель аенда "Миловский парк" бистәсе алданучылары ачлык игълан иткән иде. Каршылык чарасын уздыручылар дүрт көн ач торганнан соң, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, чараны туктатырга мәҗбүр булдылар. Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аларны: “Ач торсалар торсыннар. Бу аларның хокуклары. Ләкин мин үземне шантажлауга карамаячакмын. Миңа басым ясау кирәкми”, дип белдергән иде. Июль ахырында "Миловский парк" бистәсендәге өч йортның ачкычларын тапшыру чарасы узды.

"Миловский парк" бистәсе 2012 елда төзелә башлаган иде. Күпчелек - “Русия гаиләсенә торак” дигән програм буенча акча күчерүчеләр. 2014 елда төзелеш эшләре белән Башкортстанның ул чактагы башлыгы Рөстәм Хәмитов танышты. Бистәне "Сторйинвест" ширкәте төзи. Барлыгы бу ширкәттән 2500 кеше зыян күргән.

Бүгенге көндә республика буенча проблемлы йортларга акча салган 565 гаилә йортлы булган. Ләкин алданучылар исемлегендә өч меңгә якын кеше кала. Күпчелеге "Миловский парк"ка акча салып алданучылар.

фикерләр

XS
SM
MD
LG