Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә Роберт Мусин эшен карый башлый


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Татфондбанк башлыгы Роберт Мусин эшен Вахитов районы мәхкәмәсе караячак. Аңа вәкаләтләрен арттырып куллануда гаепләү белдерелгән.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 14 августта бөлгенлеккә төшкән Татфондбанк (ТФБ) идарәсе рәисе Роберт Мусин эшен карауны башлый. Аңа Җинаять кодексының 201нче маддәсе (вәкаләтләрен арттырып куллану) нигезендә гаепләү белдерелгән.

ТФБ һәм Интехбанкның зыян күргән мөштәриләренең "Вконтакте"дагы төркемендә мәхкәмәгә чакыру эленгән.

"Килегез! Гаепләү ягын, адвокатларны һәм хөкемдарны игътибар белән карыйк һәм тыңлыйк. Барысы да гадел булыр микән?" диелгән постта.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәте дә залда кешеләрнең күп булуы көтелә дип искәрткән. Бу хакта РБК яза.

Июль башында прокуратура Мусинның җинаять эше нигезендә гаепләүне раслады. Ул вәкаләтләрен арттырып куллануның җитди нәтиҗәләргә китергән алты очрагында гаепләнә.

Зыян күләме 53 млрд сумга җиткән. Мусин гаебен танудан һәм эшне аерым тәртиптә караудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG