Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фән министрлыгы галимнәргә чит ил кешеләре белән аралашу кагыйдәләрен кырыслаткан


Министолык фәрманы белән, аерым алганда, Русия галимнәренә җитәкче рөхсәтеннән башка чит ил галимнәре белән очрашулар уздыру тыела. Чит ил галимнәренә Русиянең фәнни оешмаларында электрон җиһазлар куллану тыела.

Фән министрлыгы Русия галимнәренә чит илдәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керү кагыйдәләрен кырыслаткан. Алар белән ялгызлары гына калу тыела, аларның Русиягә килүләрен алдан хөкүмәт белән килешетерергә кирәк, чит ил галимнәренә Русиянең фән оешмаларында кесә телефоннары, видеокамералар, бинокольләр куллануны тыю тәкъдим ителә. Бу хакта фәнни хезмәткәрләр өчен чыгучы "Троицкий вариант" журналы хәбәр итә. Ул министрлык фәраманының кайбер өлешләрен чыгарды.

Фәрман 11 февральдә имзаланган, әмма фән министрлыгына караган оешмаларга июльдә җибәрелгән. Документта, аерым алганда, җитәкче рөхсәтеннән башка чит ил галимнәре белән очрашулар уздыру тыела. Русиянең фәнни оешмалары очрашуларда алдан төзелгән исемлек нигезендә генә катнаша ала, чит ил кешеләре белән икәү генә калу һәм җитәкче рөхсәтеннән башка эш кысаларыннан чыгу тыела.

Министрлыкка караган оешмаларда чит ил галимнәренә рөхсәтсез көнкүреш электроникасы, бинокольләр, фотоаппаратлар һәм навигация җиһазлары куллану да тыела. Рөхсәт махсус килешү нигезендә бирелә. "Троицкий вариант" авторы, Русия фәннәр академиясенең машина өйрәнү институты галиме Алексей Фрадков министрлыктан әлеге фәрманны гамәлдән чыгаруны сорый, бу канунсыз дип белдерә.

Министрлыкта документка әлегә аңлатма бирмиләр. Мәскәү физика-технология институты укытучысы Юрий Аммосов үзенең телеграм каналында әлеге фәрман саклану сәнәгате оешмалары һәм дәүләт сере белән эшләүчеләргә дә кагылырга мөмкин дип фаразлый.

  • 2018 елда 74 яшьлек галим физик Виктор Кудрявцев һәм аның укучысы Роман Ковалев кулга алынды. Аларны Брюссельгә һипертавышлы технологияләр тапшыруда гаепләделәр. Галимнәр гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG