Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 41 проценты Дума сайлавында катнашырга теләми


Русияләрнең 41 проценты 2021 елда булачак Дума сайлавында йә бөтенләй катнашырга җыенмый, йә кем өчен тавыш бирергә белми.

Русия Думасына сайлауда катнашырга җыенмаучы кешеләр саны 2016 елда соңгы парламент сайлаулары вакытыннан иң югары дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштырулары сөйли.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 41 проценты 2021 елда булачак Дума сайлавында йә бөтенләй катнашырга җыенмый, йә кем өчен тавыш бирергә белми. 2016 елда сайлау бүлекчәләренә русияләрнең 11 проценты килергә әзер булмаган. Шулкадәр үк кеше кемгә тавыш бирергә белмәгән.

Социологлар мәгълүматынча, әгәр сайлаулар бу якшәмбе булса, русияләрнең 24 проценты тавыш бирергә бөтенләй бармас иде.

Сайлауга барырга җыенучыларның 44 проценты "Бердәм Русия"гә, 17 проценты КПРФка, 16 проценты ЛДПРга тавыш бирергә теләвен белдергән.

Экспертлар искәртүенчә, пенсия реформасыннан соң "Бердәм Русия" рейтингы төшкән, шул ук вакытта парламентның башка фиркаләренең дә популярлыгы артмаган. Левада үзәге башлыгы Лев Гудков сайлауга барырга теләмәү шулай ук хакимиятнең оппозициягә басымы белән бәйле. "Оппозиция өчен тавыш бирергә әзер кешеләр моны эшли алмаячакларын аңлый, чөнки демократларны теркәмиләр, шуңа күрә алар сайлауга бармый" ди Гудков.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG