Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1552 ел шәһитләре истәлегенә хәтер ташы юкка чыккан


Хәтер ташы булган урын
Хәтер ташы булган урын

Әлеге хәтер ташы Казан Кирмәне янында 90нчы еллар башында куелган иде.

Казан Кирмәне янында “Бу урында 1552 елда Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелачак” дигән хәтер ташы юкка чыккан. Бу хакта Телеграм каналларда “Төрки караш” газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин язды.

"Әлеге хәтер ташы Кирмән янына 90нчы еллар башында куелган иде", диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев.

Татар активислары Хәтер көне уңаеннан бу таш янына килеп 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларны догалар укып искә ала иде. Казан Кирмәне диварлары янында шәһитләр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урынына чәчәк бәйләмнәре сала иде.

Казанда Хәтер атнасы башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Узган елны Азатлык 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл йә урам кирәкме дип Хәтер көне алдыннан сораштыру уздырды.

XS
SM
MD
LG