Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 13 процентына җәмгыятьтән аерымлану яный 


Икътисад югары мәктәбе исәпләренә караганда, русияләрнең 13 процентына фәкыйрьлек һәм башка факторлар нәтиҗәсендә җәмгыятьтән аерымлану яный.

15-72 яшьлекләрнең 12 процентына, ә 72 яшьтән өлкәнрәкләрнең 22 процентына җәмгыятьтән аерымлану яный. Бу бигрәк тә эшсезләр һәм күп балалы гаиләләр (36 һәм 22 процент) өчен зур. Бу хакта Коммерсантъ яза.

Экспертлар мәгълүматынча, Мәскәүдә бу күрсәткеч кимрәк (2 процент), ә Хакасиядә иң югарысы - 34 процент тирәсе.

Тикшерү Росстат кушуы белән 2018 елда уздырылган. Социаль эксклюзия дәрәҗәсен билгеләү өчен экспертлар БМО индексы алган. Ул кешеләрнең социаль хезмәтләр алу мөмкинлеген, иҗтимагый тормышта һәм икътисадта катнашу дәрәҗәсен исәпкә ала.

Элегрәк Росстат Русиядә фәкыйрьләрнең гомум санын чыгарган иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә 21 миллионга якын хәерче кеше яши. Аларның керем дәрәҗәсе айга 10 мең сумнан әзрәк.

Русия гаиләләренең яртысы озак вакыт кулланыла торган әйберләр сатып ала алмый: аларның керемнәре ризык һәм кием алырга гына җитә.

XS
SM
MD
LG