Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин хәрбиләр радиоешлыгын 5G челтәре операторларына тапшырудан баш тартты


Владимир Путин

Сүз әлеге вакытта сак хезмәте һәм саклану министрлыгы кулланган 3,4-3,8 ГГц ешлыклары турында бара.

Русия президенты Владимир Путин хәрбиләр кулланышында булган радиоешлыклар диапазонын бишенче буын элемтә челтәрләре (5G) үсешенә тапшырудан баш тартты. Шулай итеп, президент Иминлек шурасы фикере белән килеште. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Ведомости яза.

Сүз әлеге вакытта сак хезмәте һәм саклану министрлыгы кулланган 3,4-3,8 ГГц ешлыклары турында бара. Аларны Кытай белән Япониядән тыш, бөтен дөньяда бишенче буын кәрәзле элемтә үсеше өчен кулланалар, дип искәртә The Bell. Әлеге ешлыкларсыз Русиядә яңа челтәрләр төзелешенең артта калачагы турында июньдә элемтә министрлыгы вәкиле белдергән иде. Моңа кадәр ешлыкларны тапшыруны саклану министрлыгы томалады.

Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында Русиядә биш ел эчендә 5G куллана башларга кирәк дип белдерде. Мондый челтәрләрне эре шәһәрләрдә 2022 елга кадәр "Дигитал икътисад" дәүләт програмы җәелдерергә тиеш. Элемтә операторлары 5G өчен популяр булмаган ешлыкларны сайлау әлеге процессны әкренәйтәчәк һәм кыйбатлатачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG