Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Төркия акчасына яңа мәчет төзергә җыеналар


Киевта Төркия акчасына өч мең кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзергә ниятлиләр. Ул бер-ике ел эчендә төзелеп бетәргә мөмкин.

Киевта яңа мәчет төзергә җыеналар. Ул Украина башкаласының Печорский районында барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта кырымтатарларның Милли мәҗлес рәисе, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилев белдергән.

"Яңа мәчетнең проекты һәм эскизларын әзерлибез. Моңа кадәр бик озак җир эзләдек - Киевта буш урын юк. Нәтиҗәдә аны безгә украин эшкуары бүләк итте. Ул Ocean Plaza сәүдә үзәгеннән ерак түгел", дип китерә Җәмилев сүзләрен "Сегодня" басмасы.

Кырымтатар лидеры сүзләренчә, башта мәчетне 7-8 мең кеше сыйдырышлы ясамакчы булганнар, әмма хәзер өч мең кешелек мәчет турында фикер алышулар бара. "Проект әзерләнеп беткәч, беренче ташны салу өчен Украина һәм Төркия президентларын чакырырга телибез. Мәчет Төркия акчасына төзеләчәк", ди Мостафа Җәмилев.

Мәчет янында уку йорты, административ биналар һәм диния нәзарәте өчен бина булачак. Мәчетне бер-ике елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

Киевта әлегә бер мәчет эшли. Татарка дип аталаган тарихи урында урнашкан "Әр-Рәхмә" мәчете бөтен мөселманнарны да сыйдыра алмый.

XS
SM
MD
LG