Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Трамп Даниядән Гренландияне сатып алу мөмкинлеге белән кызыксына


Гренландия

Трамп киңәшчеләреннән АКШның кануни рәвештә Гренландияне алып булу-булмау турында сораштырган һәм утраудагы табигый байлыкларның күп булуына, аның геосәяси әһәмиятенә игътибар иткән.

АКШ президенты Дональд Трамп үзенең киңәшчеләре белән Кушма Штатларның Гренландияне сатып алу мөмкинлеге турында берничә тапкыр сөйләшкән. Бу хакта The Wall Street Journal Ак йорттагы чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Гренландия Даниянең автоном өлкәсе булып тора. Утрау Дания патшалыгы мәйданыннан 50 тапкыр зуррак булса да, анда даими нибары 56 мең кеше яши.

The Wall Street Journal чыганаклары сүзләренчә, рәсми очрашуларда һәм якын даирәләрдә Трамп киңәшчеләреннән Гренландияне кануни рәвештә сатып алып булу-булмау турында сораштырган һәм Төньяк Атлантик һәм Төньяк Боз океаннары арасындагы утраудагы табигый байлыкларның күп булуына һәм Гренландиянең геосәяси әһәмиятенә игътибар иткән.

Президент ихтимал килешүнең хокукый якларын тикшерүне сорап хәтта Ак йортның юристларына да мөрәҗәгать иткән диелә.

Сентябрь башында Трамп Даниягә рәсми сәфәргә җыена. Әмма басма язуынча, Гренландия турында фикер алышу көн тәртибенә кертелмәгән.

Тhe Wall Street Journal язуынча, Трампның Гренландия белән кызыксынуы Копенһагенның автоном өлкәсен финанслауда авырлыклар барлыгын белгәч кабынган. Утрауны тоту өчен Даниягә елына 591 млн доллар кирәк. Шул вакытта Трампка Гренландияне сатып алу идеясе килгән.

Шулай да Гренландияне сатып алу идеясе яңа түгел. 1867 елда, АКШ Русиядән Алясканы сатып алганда Дәүләт департаменты Гренландия һәм Исландияне дә алу мөмкинлеген караган. Әмма эш килешүгә кадәр барып җитми. Икенче дөнья сугышыннан соң, Гренландиянең стратегик әһәмиятен исәпкә алып, президент Гарри Труман Даниягә утрау өчен 100 млн доллар тәкъдим итә. Копенһаген баш тарта.

Хәзерге вакытта Гренландиядә АКШның иң төньяк хәрби-һава ныгытмасы урнашкан.

фикерләр

XS
SM
MD
LG