Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Печән базары" ике көн узачак


Узган елгы "Печән базары"
Узган елгы "Печән базары"

Фестиваль Кабан күле ярында оештырыла.

17 август көнне Казанның Кабан күле яры буенда «Печән базары» фестивале башланып китәчәк. Ул ике көн дәвам итә. Фестиваль кысаларында бик күп төрле чаралар каралган. Төшке вакыттан кичкә кадәр дизайн маркет, туклану һәм бию урыннары эшләячәк. Ике көнне дә Нигина Низамиева егетләр һәм кызлар өчен татар биюләреннән мастер-класс уздырачак.

Төрле җитди темаларга чыгышлар тыңлыйсы килүчеләр өчен "Деспотизм: фәлсәфи-тарихи караш", "Казанның символик киңлегендә милли код", "Казанда һәм Татарстанда олы су басу фажигасе", "Татар рок-музыкасы", "Милләтләр: генезис, үзбилгеләнү һәм дәүләтчелек", "Репрессия көндәлеге: совет лагере тормышыннан", "Хәзерге татар дини мигъмариятенең формалашуы" дигән темага лекторийлар каралган.

Моннан тыш "Нигә татар егетләре өйләнми?", "Татар кайнанасы ниләр күрми?" дигән дискуссияләр көтелә.

Шулай ук ике көндә дә Иске Татар бистәсенә, Кабан күле тирәли самокатта экскурсияләр каралган.

Балалар өчен фәнни экспериментлар, аквагримм, нейро-уеннар, кулинар остаханәләр, түбәтәй ясау һәм яулык бәйләү остаханәсе, китаплар уку һәм башкалар булачак.

Гыйлем такымы "Zero Waste планетаны коткара: калдыкларны киметер өчен файдалы киңәшләр" шулай ук сәламәт туклану, татар мәктәпләрендә заманча проектларны оештыру, биология, генетика, биотехнологияләр турында татарча лекцияләр тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш татар классикларын уку, шигъри батл, интеллектуаль квизлар, каллиграфия остаханәсе, татарча өстәл уеннары, акустик концерт, кичкә таба кинолар карау оештырылачак.

XS
SM
MD
LG