Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы прокуратурадан митингта мәскәүләрне кыйнау очракларын тикшеререгә сорады


27 июльдәге тоткарлаулар
27 июльдәге тоткарлаулар

Кеше хокуклары шурасы административ хокук бозулар турындагы канун дөрес кулланылмаган дип санарга нигез булуын әйтә.

Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары шурасы 27 июльдә Мәскәүдә митингта катнашучыларны административ җаваплылыкка тартуның нигезле булуын сорап Мәскәү прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

"Хокук яклаучыларның 27 июльдә митингта тоткарланучыларга карата административ хокук бозулар турындагы канун дөрес кулланылмаган дип уйларлык нигезе бар", диелә ТАСС агентлыгы тараткан Шура сайты хәбәрендә.

27 июль көнне узган каршылык чарысында полиция һәм Росгвардия 1400 кешене тоткарлаган. Полиция таяклар, электрошокерлар кулланып халыкны таратканда 80ләп кеше зыян күргән. Мәскәү хакимияте бәйсез намзәтләрне хуплап узган протест чараларын "массакүләм тәртипсезлекләр" дип бәяли.

XS
SM
MD
LG