Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТИҮ суверенитетка багышланган митингка Татарстан җитәкчелеген чакырган


Архив фотосы
Архив фотосы

30 августта Татарстан көнендә узачак бәйрәм митингына татар милли хәрәкәт вәилләре Рөстәм Миңнехановны һәм республиканың башка җитәкчеләрен, депутатларын чакырган.

Казанда 30 августта Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүнең 29 еллыгына багышланган бәйрәм митингы узачак. Аны Кәрим Тинчурин бакчасында Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) оештыра. Шәһәр хакимиятләре митингны килештергән.

Активистлар бәйрәм чарасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республика парламентны депутатларын чакырган.

"Татарстанда хәл ителмәгән икътисади, сәяси, милли, экологик проблемнар турында сөйләшү булачак", ди БТИҮ әгъзалары. Чарада артистлар чыгыш ясаячак.

Бәйрәм митингын уздыру өчен БТИҮ Ирек мәйданын, Мулланур Вахитов һәйкәле янын, Камал театры янындагы мәйданны һәм шәһәрнең башка үзәк урыннарын сораган булган. Әмма Казан хакимияте идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин Тинчурин бакчасын тәкъдим иткән, активистлар моның белән килешкән.

XS
SM
MD
LG