Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида хоккейчы Илья Калиниченко террорчылыкны аклауда гаепләнеп 5 елга иректән мәхрүм ителде


Илья Калиниченко
Илья Калиниченко

Шулай ук Калиниченкога ике ел дәвамында интернет куллану тыелган.

Томскида хоккей капкачысы Илья Калиниченко террорчылыкны аклауда гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Төбәкнең тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Интерфакс язуынча, Калиниченко Казакъстан ватандашы.

Тикшерү фикеренчә, Себер студентлар хоккей лигасы клубының 23 яшьлек уенчысы үзенең Вконтакте битендә төрле исемнәр белән Русиядәге яңгырашлы терактларны аклау белән язулар урнаштырган. Террорчыларны аклау өчен аның нинди сүзләр куллануы турында ачыкланмый.

Каличенконыңәнисе улы бу язулар террорчылыкны аклау булып торуын белмәгән дип әйтә. "Ильяның бабасы – чечен, шуңа ул ислам кабул итте. Шуннан социаль челтәрләрдә кызлар тыйнаграк киенергә тиеш дип язды. Бу ниндидер террорчының язуы булып чыга", дигән ул Интерфакс агентлыгына. Ана сүзләренчә, әлеге карарны алар һәм улының хезмәттәшләре гаделсез дип саный һәм аны шикаят итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG