Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русияне G7-гә кайтарырга тәкъдим итте


Владимир Путин һәм Джордж Буш Зур сигезлек очрашуында, 2006 ел
Владимир Путин һәм Джордж Буш Зур сигезлек очрашуында, 2006 ел

АКШ президенты G7 төркемендәге фикер алышулар, сөйләшүләр темалары Русиягә дә кагыла, шуңа күрә аның төркемгә кайтуы урынлы дип саный. Мондый тәкъдим белән Франция президенты да чыккан диелә.

Журналистларлар белән очрашуда АКШ президенты Дональд Трамп Русиянең G7-гә, көчле икътисадка ия илләрнең Зур җиделегенә кайтуы урынлы дип белдерде. Бу төркемгә Британия, Германия, Италия, Канада, АКШ, Франция һәм Япония керә.

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин белән очрашудан соң Фрнация президенты Эммануэл Макрон да бу темага Трамп белән телефоннан сөйләшкән дип хәбәр итә CNN.

Русиянең әлеге төркемдәге әгъзалыгы 2014 елда Кырым аннексиясе өчен туктатылган иде. "Бу Зур сигезлек булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки без фикер алышкан күп темалар Русиягә кагыла", ди Трамп.

Дональд Трамп Русиянең төркемгә кайтуын хуплап беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. 2018 елның июнендә ул Мәскәүгә Канадада узучы G7 эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итте. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков ул вакытта Русиянең игътибары башка форматларга юнәлгән диде. Әмма ике көннән президент Владимир Путин Русия төркем әгъзаларын Мәскәүдә күрергә шат булачак дип белдерде. Трамп тәкъдимен АКШ сәясәтчеләре тәнкыйтьләп чыкты.

Русия G7 төркеменә 1997 елда ул чактагы АКШ президенты Билл Клинтон һәм Британия премьер-министры Тони Блэр чакыруы белән кушылды һәм ул G8 дип атала башлады. Русиянең дөньядагы икътисади һәм финанс роле зур түгел иде, шулай да бу чакыру демократик Русиягә карата дуслык адымы, анда демократик институтлар һәм базар икътисадының үсеш потенциалын тану буларак каралды.

Кырым аннексиясенә җавап итеп Русия әлеге төркемнән чыгарылды.

XS
SM
MD
LG