Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай кешесе республикаларны Русиядән чыгарга чакыруда гаепләнеп хөкем ителде


Башкортстанлы Фларит Дәүләтшин республикаларны Русиядән аерылып чыгарга чакыруда гаепләнеп ел ярым шартлы җәзага хөкем ителде. Ул үзен гаепле дип таныган.

Сибай шәһәре мәхкәмәсе 55 яшьлек Фларит Дәүләтшинне интернетта экстремистик дип бәяләнгән материал урнаштыруы өчен хөкем иткән. Бу хакта ФСБның Башкортстан идарәсе хәбәренә сылтанып "Коммерсантъ Уфа" яза.

ФСБ белдерүенчә, Фларит Дәүләтшин "Денис Янов" тәхәллүсе белән ниндидер бер социаль челтәрдә милли республикларны - Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Мордовия, Чуашстан һәм Удмуртияне "бәйсезлеккә ирешү өчен көч һәм җимерү гамәлләре белән" Русиядән аырелып чыгарга чакырып мөрәҗәгать урнаштырган. Дәүләтшин үзенең кем булуын белдермәс өчен, аккаунтын теркәгәндә чит кеше исеменә алынган сим-карта кулланган диелә.

Быел апрельдә аңа карата Җинаять кодексының 280.1 маддәсе ("Русиянең бербөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыру") нигезендә җинаять эше ачылган.

Тоткарланганнан соң Фларит Дәүләтшин үзен гаепле дип таный һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Мәхкәмә аны ел ярым шартлы җәзага хөкем итә, бер ел сынау мөддәте бирә һәм ике ел дәвамында сайтлар администрацияләү эше белән шөгыльләнүне тыя.

XS
SM
MD
LG