Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" БМОдан полициянең Мәскәүдәге протест чараларын куып таратуына бәя бирүне сорый


Мәскәүдә 27 июльдә узган протест чарасында
Мәскәүдә 27 июльдә узган протест чарасында

"Агора" БМОдан Мәскәүдә оппозиция чараларын "киңкүләм тәртипсезлекләр" дип атауга, полициянең тыныч демонстрантларга карата көч куллануына, юлларны ябуына бәя бирүне сорый.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы Берләшкән милләтләр оешмасына (БМО) Мәскәүдә июль һәм август айларында узган тыныч демонстранцияләрне куып таратулар белән бәйле мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта Telegram каналында "Агора" башлыгы Павел Чиков хәбәр итте.

Мөрәҗәгатьтә тыныч демонстрантларга карата көч кулланып һәм җинаять эзәрлекләвенә дучар итеп Русия хакимиятләре Сивил һәм сәяси хокуклар халыкара пактын, БМОның Азаплауларга каршы конвенциясен бозган диелә.

Хат авторлары полициянең юлларны ябуы, урам чараларына чыгучыларны кыйнаулары турында искәртә. Чаралар узган районнарда мобиль интернетнең сүндерелү очраклары турында да язылган.

"Агора" БМО вәкилләреннән Русия хакимиятләренә кеше хокуклары нормалары бозылу турында сораулар бирүен һәм Мәскәүдәге вакыйгаларга халыкара хокуклар күзлегеннән юридик бәя бирүне сорый.

БМОның махсус хисапчылары мөрәҗәгатьне кабул итүләрен раслаган ди "Агора" вәкиле Кирилл Коротеев. Ул "Новая газета"га сөйләвенча, бу хәлләргә халыкара бәя берничә атна эчендә бирелергә тиеш дигән сүз. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә мөрәҗәгатьләрне карау берничә елга сузылырга мөмкин.

Мәскәү шәһәр думасы сайлавына бәйсез намзәтләрне теркәүне таләп итеп Русия башкаласында урам чаралары айдан артык бара. Митингларда җәмгысе өч меңләп кеше тоткарланды. 27 июльдә узган протест чарасыннан соң тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты, аның нигезендә 13 кеше сак астына алынды. Хокук яклаучылар һәм юристлар Мәскәүдә "киңкүләм тәртипсезлекләр" дип аталырлык берни дә булмады дип искәртә.

XS
SM
MD
LG