Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катар Кытайның Синҗан мөселманнарына карата сәясәтен хуплаудан баш тартты


Синҗанда "тәрбия үзәге", архив фотосы
Синҗанда "тәрбия үзәге", архив фотосы

Катар БМО Кеше хокуклары шурасы җитәкчесе Коли Секка 12 июльдә Кытай сәясәтенә уңай бәя биреп язылган хаттагы имзасыннан баш тартуын хәбәр иткән.

Катарның БМОдагы даими вәкиле Али Әл-Мансури бу мәсьәләдә "нейтраль позиция сакларга телибез һәм арадашчы ролен тәкъдим итәбез" дигән. Бу хакта Bloomberg яза.

Bloomberg мәгълүматынча, 2018 елда Кытай белән Катар арасында сәүдә күләме $13 млрд тәшкил иткән, Катарның сәүдә өлкәсендә хезмәттәш илләре арасында Кытай өченче урында тора.

Элегрәк Катар активистлары илдән уйгыр адвокаты Абликим Йосыфны Кытайга депортацияләүгә каршы көрәште һәм нәтиҗәдә аңа АКШка китәргә рөхсәт ителде.

Июльдә 22 илнең БМОдагы даими вәкилләре Кытайның Синҗанның төп халкына карата алып барган сәясәтен хөкем итте. Алар арасында күбрәк Европа дәүләтләре, шулай ук Австралия, Канада, Япония һәм Яңа Зеландия вәкилләре дә бар иде.

Шул ук көнне Русия, Согуд Гарәбстаны, Катар һәм тагын 34 ил БМОда башка эчтәлектәге хат имзалады һәм анда Кытай хөкүмәтенең сәясәтенә уңай бәя бирелә. Документ авторлары "Кытайның кеше хокукларын яклау өлкәсендәге казанышлары" турында белдерә, ә менә Көнчыгыш Төркестан мөселманнарына карата алып барыла торган чараларны "террорчылык һәм экстремизмның җитди проблемасы” дип аклый.

Элегрәк Кытай Русия, Пакстан, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия белән хезмәттәшлекне арттыра башлады. Белгечләр мөселманнар күпләп яшәүче әлеге илләрнең пассивлыгын Пекинга бәйлелекләре арту белән аңлата.

Пекин Исламабадака £46 млрд күләмендә инвестицияләр вәгъдә итте. Төркия икътисады кризиста калып, лира бәясе какшаганнан соң Кытай банкы Әнкарага £2,8 млрд күләмендә кредит бирде.

Соңгы елларда шулай ук Кытайның Казакъстан һәм Үзәк Азия илләренә йогынтысы артуы турында да язалар.

Активистлар һәм галимнәр хәбәр итүенчә, Кытай Көнчыгыш Төркестан халыклары мәдәниятенә каршы көрәш алып бара – уйгыр телен кысрыклап кытай теленә өстенлек бирә, мәчетләрне юк итә, кешеләрне күзәтү өчен танып белү системын куллана, уйгыр мәдәнияте популярлашмасын өчен төрки халыкның рестораннарын яба.

Кытай хакимиятенә шулай ук Тибет активистлары да зарлана. Тибетлар будда динен тота һәм үз телләрендә сөйләшә.

Көнбатыш илләр хөкүмәтләре һәм хокук яклау оешмалары Кытайдагы тәрбия үзәкләре Көнчыгыш Төркестанда уйгур мәдәниятен һәм Ислам динен бетерү өчен кулланыла дип инде берничә тапкыр белдергән иде. Пекин рәсми рәвештә барлык гаепләүләрне кире кага.

Кытайда 8 меңләп татар яши. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Өремче районында төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Аларның күбесе туган телен яхшы белә. 2000-нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG