Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә химия заводы төзүгә каршы петиция биш меңгә якын имза җыйган


Әлмәт күренеше
Әлмәт күренеше

Әлмәттә Миңнебай газ эшкәртү заводы мәйданында малеин ангидриды җитештерү корылмасы төзүгә каршы хәрәкәт активлаша. Петициягә имза җыела, 25 августта митинг узачак.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә химик корылма төзүгә каршы петицияне 4700-ләп кеше имзалаган. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия президенты Владимир Путинга һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногмановка язылган мөрәҗәгать change.org сайтында урнаштырылган.

Үзен Елена П. дип билгеләгән автор Миңнебай газ эшкәртү заводы мәйданында малеин ангидриды җитештерүче корылма төзүгә каршы петиция урнаштырган иде. "Бөтен дөньяда мондый заводларны шәһәргә кимендә 100 чакрым ераклыкта төзиләр, бездә яңа химик корылма шәһәр эчендә дияргә мөмкин, Түбән Мактама авылы янында. Биредә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Ангидрид һавага эләккән очракта, күзләргә, тән тиресенә, тын юлына зыян сала. Аның парларын сулау аллергиягә китерергә мөмкин", дип яза ул.

Элегрәк активистлар завод төзелешенә каршы митинг уздыруны шәһәр хакимияте белән килештергән иде. Чара 25 августта узачак.

"Татнефть" җитәкчелеге корылма шәһәр һәм район экологиясенә зыян китермәячәк дип ышандырырга тырыша. Заводның торбасына күрсәткечләрне күзәтеп торучы ике җиһаз куелачак диелә.

XS
SM
MD
LG