Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов һәм Медведев Казанда WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында катнаша


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Медведев 22 августта "Казан Арена" стадионында WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Казанга көннең икенче яртысында килер дип көтелә. Ул башта "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәге белән танышачак һәм берничә очрашу үткәрәчәк. Медведевның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да планлаштырылган. Бу хакта Татарстан матбугаты хәбәр итә.

Чемпионатны ачу тантанасына Казакъстан премьер-министры Әскәр Мамин да чакырылган.

Төшкә кадәр Миңнеханов Франция хезмәт министры Мюриэль Пенико белән очрашты. 2023 елда WorldSkills чемпионаты Франциянең Лион шәһәрендә узачак. Миңнеханов чемпионатны оештыруда ярдәм тәкъдим иткән диелә президентның матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, Татарстан белән Франция төбәкләре арасында хезмәттәшлек турында фикер алышу булган.

Казанга бүген шулай ук Русия вице-премьеры Татьяна Голикова да килде. Ул WorldSkills 2019 чемпионатының оештыру комитетын җитәкли. Чараларда Русия мәгариф министры Ольга Васильева, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның да катнашуы көтелә.

  • 45-нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья беренчелеге Казанда 22-27 августта узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән барлыгы 1300дән артык конкурсант 56 төрле ярышта катнашачак.
  • Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда яулады. WorldSkills Kazan 2019 беренчелегенең рәсми сайты татар телендә дә эшли һәм көн саен яңартылып бара.
XS
SM
MD
LG